Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2020, 14:29

Казанда битлек-перчатка режимын бозучылар саны кимеде

Полиция хезмәткәрләре үткәргән рейдлар шул турыда сөйли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда СОVID-19 белән авыручы пациентлар саны һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләрне сезонлы йоктыру очраклары арта. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Штабны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин үткәрде.

Шул ук вакытта битлек-перчатка режимын бозучылар кими бара - моның турында полиция хезмәткәрләре үткәрә торган рейдлар сөйли, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин, ул үзе даими рәвештә аларда катнаша. Элегрәк А.Мищихин Татарстан Министрлар кабинеты тарафыннан язылган таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуның көчәюе турында хәбәр итте, һәм хәзер күп кенә казанлылар урамга чыкканда, җәмәгать киңлекләренә кергәндә перчаткалар һәм битлекләр кияләр.

Шундый ук хәл сәүдәдә барлыкка килә - күп кенә кибетләр санитар режимны үтәү өчен барлык кирәкле әйберләрне әзерләгән инде, һәм җәмәгать транспортында да, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Сишәмбе үткәрелгән рейдлар нәтиҗәләре буенча явыз хокук бозучылар ачыкланмаган.

Шәһәр волонтерлар штабына өлкән яшьтәге казанлылардан азык-төлек сатып алуны сорап язылган гаризалар саны кимеде. Сишәмбе нәтиҗәләре буенча 35 чыгу башкарылган, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров. Шулай ук балалар бакчаларында балалар саны бераз кимеде, 27,9 мең балага кадәр, бу килүчеләр санының 38%-ын тәшкил итә.

Шулай ук «Ярдәм янәшә» азык-төлек җыелмаларын өләшү дәвам итә, икенче этап кысаларында 2,7 меңнән артык җыелма таратылды. Ярдәм 14 меңнән артык кешегә биреләчәк.

Барлык яңалыклар