В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә республикада да, Казанда да урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). Татарстанда һәм аның башкаласында +35-37 градуслык һава температурасы саклана. Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә республикада да, Казанда да урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил - көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатышка таба күчүчән, уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Республика буенча урыны белән боз явуы көтелә.
Алдагы төндә Казанда һава температурасы +23-25 градус тәшкил итәчәк, Татарстан Республикасында +21-26 градус булачак. Шәһәрдә көндезге температуралар +32-дән +34 градуска кадәр булачак, республикада - +32...+37 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.