В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә аерым районнарда яшен булуы ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 6-нчы августта Татарстанда һәм аның башкаласында начар һава шартлары булыр дип фаразлана. Казанда төнлә һәм көндез яңгыр явачак, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә шәһәрдә һава температурасы +8-14 градус булачак, көндез - 12-14 градус җылы.
Республиканың күпчелек районнарында шулай ук яңгыр явачак, урыны белән көчле явым булыр дип көтелә. Төнлә аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил була, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр, төнлә минималь һава температурасы +7-12 градус, көндез максималь температура +11-16 градус тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.