В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Адым саен – ике йөрәк янәшәдә» фестивале 22-23 нче июньдә Казан Кремле территориясендә узачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь). Казан күрү буенча инвалид булган кешеләрнең һәм аларны йөртүче этләрнең «Адым саен – ике йөрәк янәшәдә» төбәкара ачык реабилитация фестивален үткәрү мәйданчыгы булачак. Анда Россиянең тугыз төбәгеннән юл күрсәтүче этләрнең хуҗалары җыелачак.
Казан Кремленең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 22 нче июньдә 11:00 сәгатьтә музей-тыюлык ишегалдында фестивальнең тантаналы ачылышы булачак, ул 23 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Кунакларны юл күрсәтүче этләр катнашында концерт программасы, балалар һәм өлкәннәр өчен тематик мәйданчыклар көтә. Мәсәлән, сигез станция оештырылачак, алар арасында караңгыда квест, балчык әвәләп әйберләр ясау, шарлардан модельләштерү, бармак очларындагы дөнья, мыегыңа чорна, сөйли торган ярдәмче, фотозона һәм башкалар бар.
Катнашучылар Башкортстаннан, Коми Республикасыннан, Пермь краеннан, Курск, Оренбург һәм Орел өлкәләреннән, Мәскәүдән һәм Петербургтан киләчәк, шулай ук фестивальдә Татарстан вәкилләре булачак.
Казаннан катнашучылар арасында югары һәм урта махсус белем бирү учреждениеләренең волонтерлык берләшмәләре бар. Моннан тыш, өч мәктәпнең җитәкчеләре һәм кинолог-инструкторлары киләчәк: «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Россия юл күрсәтүче этләр әзерләү мәктәбе», Мәскәү өлкәсеннән «Ярдәмче этләр» уку-кинология үзәге, шулай ук Петербургтан «Симаргл» махсус этләр әзерләү буенча төньяк-көнбатыш үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе.