Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.07.2021, 11:52

Казанда «Молодежный» торак комплексының соңгы проблемалы йорты тапшырылды

Өлешчеләр белән очрашуда Азат Нигъмәтҗанов төзүчегә файдалануга тапшыруга рөхсәт тапшырды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Екатерина Виславская). Казанда Нокса авышлыгында «Фон» компанияләр төркеменең чираттагы озак төзелеше – Чыңгыз Айтматов ур., 9 адресы буенча урнашкан «Молодежный» торак комплексының 323 фатирлы бишенче йорты тапшырылды. Бүген яңа төзүчегә файдалануга тапшыру өчен рөхсәтне яңа фатирларга күчүчеләр алдында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов тапшырды.

Бишенче йорт – «Молодежный» торак комплексының проблемалы объектларының соңгысы. Алданрак Казанда алданган өлешчеләр проблемасын хәл итүгә хакимият органнары кушылганга, 2015 елда – дүртенче, 2017 елда – өченче, 2019 елда – беренче, 2020 елда – икенче йорт файдалануга тапшырылды.

Бишенче йорт 2014 елда төзелә башлады, аны 2016 елда тапшыру планлаштырылган иде. Әмма төзүченең «Молодежный» торак комплексының җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булган «Фон» компанияләр төркеменең бөлгенлеккә төшүе сәбәпле, төзелеш эшләре башында ук – свай дәрәҗәсендә тукталды. 5 еллык тәнәфестән соң, 2020 елның көзендә эшләр яңадан башланды. Йортның яңа төзүчесе – Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча ТР фонды. Проблемалы объектны төзү өлешчеләргә ярдәм итү федераль программасы буенча һәм Казан Башкарма комитеты ярдәме белән башкарылды. Төзелеш эшләрен «Ак таш» компаниясе башкарды. Июльдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе йортның проект документациясе таләпләренә туры килүе һәм энергетика нәтиҗәлелеге турында бәяләмә белән әзер булуын раслады.

3 подъездга 323 фатирга исәпләнгән алмашынучан катлы (16-дан 20-гә кадәр), шуларның 294-е өлешчеләрнеке, бер елдан да кимрәк төзелгән. Якын-тирә территория төзекләндерелгән, ишегалдында балалар һәм спорт мәйданчыклары бар, йортта 134 машина урынлы җир асты машина кую урыны һәм 3-нче номерлы балалар бакчасы бар.

Торак беренчел килешү нигезендә тапшырыла. Күчмә киңәшмәдә катнашучылар фатирларның берсенең эшләнешен бәяләделәр. Биредә идән җәелгән, стеналар штукатурланган, коммуналь челтәрләрнең разводкасы ясалган, счетчиклар, розеткалар һәм җылыту радиаторлары урнаштырылган. Бигрәк тә тәрәзәдән күренеш сөендерә – алар Нокса урманына чыгалар.

«Фатирларны сатып алганда, без мондый проблемалар тууын күз алдына да китерә алмадык. Ул вакытта йорт салучы әле банкрот булмаган. Әмма соңыннан төзелеш туктатылды, һәм без озак 5 ел көттек, – дип сөйләде инициатив төркем вәкилләренең берсе. – Фатирга ремонт ясауга ук керәчәкбез. Проблема бары тик шунда гына, бу елларда төзелеш материаллары нык кыйммәтләнде, без мондый чыгымнарга исәп тотмадык».

Өлешчеләр Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка, Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча ТР фонды башкарма директоры Иван Новиковка һәм «Ак таш» компаниясе генераль директоры Газинур Әхмәтовка йорт кереп яшәргә әзер булуы өчен рәхмәт белдерделәр. «Без шулай озак көттек һәм, ниһаять, булды. Безгә ярдәм итмәссез дип беркайчан да шикләнмәдек. Бу мәсьәлә белән даими шөгыльләнүегез һәм безгә ярдәм итүегез өчен аерым рәхмәт сезгә. Сез ышаныч тудырдыгыз! Без сезнең белән туганлаштык диярлек», – диде өлешче Наилә Гаязовна.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары төзелеш компаниясенең эшен билгеләп үтте, ул яңа подрядчы ролендә чыгыш ясады. «Ак таш» алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүдә беренче тапкыр гына катнашмый – аның исәбендә, мисал өчен, «МЧС» торак комплексында һәм «Яшьләр» торак комплексының башка йортларында төзелеш эшләрен тәмамлау.

«Мин аңлыйм, сезнең өчен бу зур вакыйга. Гаделлек тантана итте, йорт тапшырылды, хөкүмәт финанслар бүлеп бирде. Объект бик яхшы, кирәкле инфраструктура бар, – диде Азат Нигъмәтҗанов һәм Иван Новиковка объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирде. – Бу база булган документ хәзер сез озак көткән фатирларны милеккә рәсмиләштерә аласыз».

Очрашуны тәмамлап, ул өлешчеләргә киләчәктә күчемсез милек сатып алганда юристларның консультациясе өчен мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Алар килешү һәм иминиятләштерү буенча киңәшләр бирәчәк, уйланылмаган карарлардан саклаячак.

Хәзер өлешчеләргә үз фатирларын карарга, калган кәгазьләрне рәсмиләштерергә һәм ремонт ясарга туры киләчәк. Якын арада оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен милекчеләр җыелышын үткәрү датасы билгеләнәчәк.

Чарада шулай ук Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, «Шәһәр» идарәче компаниясе һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казанда «Молодежный»торак комплексының соңгы проблемалы йорты тапшырылды
Барлык яңалыклар