Туклануның сыйфаты контрольдә тотылачак, барлык продуктлар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында тикшереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай туклана башлады – бу якынча 72 мең кеше. Туклануның сыйфаты даими контрольдә тотылачак, ризык әзерләү өчен барлык продуктлар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының бердәм лабораториясендә тикшереләчәк. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин «Эфир» шәһәр телеканалындагы «Тема» программасында хәбәр итте.
Мэр искә төшергәнчә, башлангыч сыйныф укучылары өчен туклануны бушлай ясау инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин чыкты. «Без моңа әзер, һәм 1-нче сентябрьдән кайнар туклану оештырылды», – диде шәһәр башлыгы.
Күп кенә ата-аналар ашау бушлай булгач, сыйфаты да кимиячәк дип борчыла башлады, дип билгеләде И.Метшин. «Сыйфат контроле узган, диетологлар тәкъдим иткән яхшы туклануга гарантия бирәбез», – дип ассызыклады Мэр.
Казанда күп еллар күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ташламалы туклану программасы эшләп килә, дип искәртте шәһәр башлыгы. Узган ел мондый балалар гомуми санның 18%-ы иде. Урта һәм өлкән сыйныф укучыларына карый торган ташламалы туклану программасы быел да калачак, дип белдерде Мэр. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында азык-төлекне кабул итү сыйфаты буенча бердәм лаборатория эшли. Моннан тыш, Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте белән һәрвакытта да килештерелә торган бердәм меню стандарты эшләнгән.
«Диетологлар туклануның 60%-ын бала көннең беренче яртысында алырга тиеш, дип әйтә, шуңа күрә без әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирәбез», – дип аңлатты Мэр. «Мәктәпләрдә туклану мәсьәләсен без алга таба да караячакбыз. Ата-аналарның фикер-тәкъдимнәре мөһим, бергәләп балаларыбызга тәмле, дөрес туклануны тәэмин итәрбез», – диде Мэр, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.
Шәһәр башлыгы шулай ук туклану сыйфаты гына түгел, аның оештыру ягы да яхшыруын искәртте. 5 ел эчендә 65 мәктәп ашханәсе төзекләндерелде, алар уңайлы мәктәп рестораннарына үзгәртелде.