Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2020, 15:14

Казанда ел башыннан дистанцион рәвештә алдалауның 1,8 мең факты теркәлгән

Караклык еш кына интернет һәм кәрәзле элемтә кулланып башкарыла икән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда 5 ай эчендә 1800 дистанцион караклык факты теркәлгән - 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 500-гә күбрәк. Алдакчылар китергән зыянның гомуми суммасы 7 млн сумнан артык тәшкил иткән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе һәм полиция участковыйлары башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы - полиция капитаны Рәүф Низамов сөйләде.

Караклык еш кына интернет һәм кәрәзле элемтә кулланып башкарыла - ел башыннан ТР башкаласында 1300 шундый очрак теркәлгән.

Кагыйдә буларак, кешеләр интернет аша товарлар сатып алу яки  сату вакытында алдакчыларның корбаны була. Шул ук вакытта җинаятьчеләр пенсионерларны гына түгел, яшьләрне дә, урта яшьтәге кешеләрне дә алдарга мөмкин. Моннан тыш, шәһәр халкы банкларның ялган хезмәткәрләре хәйләләренә эләгә. Көн саен шундый 4-6 очрак теркәлә. Ел башыннан мондый җинаятьләрнең гомуми саны - 928, шуларның 200-гә якыны соңгы ике айда гына булган.

Алдакчыларның корбаны булмас өчен, төрле интернет-ресурсларны кулланганда игътибарлы һәм сак булырга, шикле сылтамалар буенча узмаска, үз карталарыңны ялган банк хезмәткәрләренә җиткермәскә кирәк. «Банк хезмәткәрләре беркайчан да банк карталарының саннарын атарга сорамый, бу шунда ук шик тудырырга тиеш», - диде Рауф Низамов. Ул билгеләп үткәнчә, дистанцион рәвештә кылынган караклык очрагын ачу җиңел түгел - җинаятьчеләр еш кына башка төбәкләрдән шалтырата һәм телефон номерларын алыштыра торган IP-телефония куллана.

Әгәр дә сез билгесез затлардан карталарны блоклау яки рөхсәт ителмәгән операцияләр турында хәбәр алсагыз, сөйләшүне төгәлләргә һәм картада күрсәтелгән номер буенча банкка шалтыратырга кирәк, дип ассызыклады Рәүф Низамов. Шулай ук беркайчан да, нинди генә шартлар булуына карамастан, чит кешеләргә банк картасының пин-кодын һәм аның арткы ягында күрсәтелгән өч саннан торган раслау кодын хәбәр итәргә ярамый.

Карта тотучыларны алдаланган очракта кичекмәстән картаны блокларга чакыралар һәм бер тәүлек эчендә банкта сумма сезнең ихтыярыгыз буенча түгел, ә караклар кулы белән алынган, дип гариза язарга кирәк. Параллель рәвештә полициягә гариза тапшыру сорала.

Акчаларны картадан картага күчерү буенча операцияне үтәү өчен картаның 16 урынлы номеры яки банк картасына бәйләнгән абонент номеры гына кирәк. Банк картасының калган мәгълүматы алдакчыларга счетка керү һәм акчаларны алу мөмкинлеген бирә.
Барлык яңалыклар