Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2019, 12:37

Ел башыннан Казанда шәһәрлеләрнең банк счетларыннан 100 млн сумга якын акча урланган

Физик затлар счетыннан урлауларның 97%-ы социаль инженерия алымнары ярдәмендә башкарыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген банк карталары универсаль түләү коралы булып тора, әмма еш кына алар караклык коралына әверелә. Ел башыннан казанлыларның банк счетларыннан 100 млн сумга якын акча урланган. Физик затлар счетыннан акча урлау очракларының 97%-ы социаль инженерия алымнары ярдәмендә башкарыла, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Бүлегенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова.

Елена Кирсанова аңлатканча, бу алдау формасы, караклар төрле психологик алымнарны кулланып, үз корбаннарын алдый. «Кагыйдә буларак, алар критик фикер йөртү йоклаган вакытта, килеп туган шартларга яраклашу авыррак чакта - иртән иртүк яки соң гына кичен шалтырата. Җинаятьче үзен банк хезмәткәре буларак таныштыра, төгәл, ышанычлы итеп, профессиональ терминология кулланып сөйләшә. Моннан тыш, сез банк колл-үзәгенең җанлы эшенең фон тавышларын ишетә аласыз», – дип билгеләп үтте ул һәм шалтыратуның банкның рәсми номерын имитацияли торган телефон номерыннан килергә мөмкин булуын, моның өчен караклар махсус программалардан файдаланганлыгын әйтте.

Мондый караклар берничә тактика буенча эш итә ала: картадан зур күләмдә акча алынганлыгын яки сезнең зур суммада акча отуыгызны сөйлиләр. Ике очракта да җинаятьче тиз арада билгеле бер гамәлләр кылуга өндәячәк, аерым алганда, картаның конфиденциаль мәгълүматын – картаның арткы ягындагы кодны һәм смс буенча килгән, бер тапкыр кулланыла торган парольне атавыгызны сораячак. «Алар аферага алдан әзерләнгәнгә күрә, корбанның исемен һәм фамилиясен, аның телефон номерын белә, хәтта картаның мәгълүматларын һәм аның гамәлдә булу вакытын да әйтә алалар. Әгәр сез баш тартсагыз яки шикләнсәгез, җинаятьче басым ясаячак, төрле дәлилләр китерәчәк», – диде Елена Кирсанова. Ул ассызыклаганча, банк хезмәткәре беркайчан да конфиденциаль карта мәгълүматларын сорамый, тик аларны караклар белсә, аларның бөтен акчаларны счеттан чыгару мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Җинаятьчеләр үз афералары өчен шулай ук рәсми сайтларга охшатып ясалган фишинг сайтлар кулланалар Аларга, гадәттә, смс яки контекст рекламасыннан килгән сылтама буенча узган очракта эләгәләр. Төп сайтлардан алар хаталар булу һәм сылтамадагы төгәлсезлекләр, сәхифәдәге мәгълүмат белән аерылып торалар. Бирегә күчәргә һәм бигрәк тә картаның реквизитларын кертергә ярамый. Әгәр сез мондый сылтама күрсәтелгән смс алгансыз икән, аны спам буларак билгеләргә һәм, караклар турында мәгълүмат билгеле булсын өчен, ярдәм хезмәтенә зарланырга кирәк», – дип ассызыклады спикер.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Идарәсенең Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең караклыкларны ачу бүлеге башлыгы, полиция капитаны Кирилл Чикунов шулай ук еш кына банк карталарыннан акча урлау сайтлардагы игъланнар аша башкарыла, дип өстәде. Әйтик, кеше нәрсә дә булса сатуы турында белдерү урнаштыра. Аферистлар товар сатып алырга теләк белдерәләр, әмма моны шәхсән эшләү мөмкинлекләре юк. Алар акчаны картага күчерергә тәкъдим итәләр. Сатучы, кагыйдә буларак, тизрәк үз акчаларын алырга теләп, сатып алучыга картаның барлык мәгълүматларын әйтеп бирә, ә аннары карак үз счетларына андагы акчаларны күчерә.

Хәер, Елена Кирсанова билгеләп үткәнчә, сатып алучы картаның номерын гына белеп, аннары башкарылган күчерүнең скриншотын җибәргән очракта да игътибарлы булырга кирәк. «Фото банк сайтына, банкның мобиль кушымтасының демо-версиясенә охшатып ясалган ялган программа аша эшләнергә мөмкин. Акча счетыгызга килгәнче, сез бу скриншотка ышана алмыйсыз. Өстәвенә, акчалар счетка килгәнче, күчерүне кире чакыртып алырга була», - дип аңлатты Россия Банкы бүлеге хезмәткәре. Бу схемалар эш, өстәмә хезмәт хакы, табышлы кертемнәр һәм инвестицияләр тәкъдим итә торган сайтларда кулланылырга мөмкин.

«Кайчагында, чыннан да, счетка зур суммада акча килә, аннары җибәргән кеше шалтырата һәм хаталанып җибәрдем, ди, сумманы башка счетка күчерүне сорый. Бәлки, алар акчаның бер өлешен үзегезгә калдырырга рөхсәт итәр. Кагыйдә буларак, бу схема акча чыганагын яшерүне күздә тота, анда сез финанс арадашчылар чылбырына эләгәсез. Әгәр дә сез акчаларны башка счетка күчерергә риза булсагыз, моның өчен түләү алсагыз, алга таба бу схемада ирексез катнашуыгызны раслый алмаячаксыз», – дип сөйләде Е.Кирсанова. Икенче вариант та булырга мөмкин: корбанның товарлар сатып алу-сатуда арадашчы булып күрсәтелеп, шулай ук җинаятьтә катнаша алуы ихтимал. Бу очракта, үз-үзеңне саклап калу өчен, түләүнең кире китүен сорап, банкка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Караклар белән очрашкан вакытта карта хуҗаларын картаны кичекмәстән блокларга һәм бер тәүлек дәвамында банкка килеп, картадан сумманың сезнең ихтыяр буенча күчерелмәгәнлеге, моны караклар эшләгәнлеге турында гариза язарга чакыра. Параллель рәвештә полициягә гариза язарга кирәк. «Банк гаризаны бер айга кадәр карый, аннары тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча барлык акчалар кире кайтарыла. Әмма бу карта хуҗасы беркемгә дә конфиденциаль кодлар һәм серсүзләр хәбәр итмәгән очракта гына мөмкин», - дип билгеләп үтте Е.Кирсанова.

Агымдагы елда Казанда банк карталары счетларыннан 1,4 мең акча урлау очрагы һәм кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып үткәрелгән 1,5 мең караклык очраклары турында хәбәр теркәлгән, дигән статистика мәгълүматларын Кирилл Чикунов китерде. «Кызганычка каршы, караклыклар саны кимеми, киресенчә – алар тагын да үткенрәк була бара. Әгәр элек моңа нигездә пенсионерлар күбрәк дучар булса, хәзер теләсә-кайсы банк картасы хуҗасының, ә бу – халыкның 99%-ы, аферистлар хәйләсенә эләгү ихималы бар», - дип билгеләп үтте Кирилл Чикунов һәм шәһәр халкын банк карталарының конфиденциаль мәгълүматларын беркемгә дә тапшырмаска чакырды.

Барлык яңалыклар