В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп программалар буенча бушлай белем бирелә
Марат Мөгыйнов фотосы
«Казан үзенең мәдәни традицияләре белән горурланып яши. Әлеге мирасны саклап калу белән бергә, аны яшь талантлар аша тагы да баету, төрләндерү безнең төп бурыч булып тора. Иҗат белән шөгыльләнү өчен куәтле инфраструктура булдырдык, матди-техник тәэмин итү чараларын һәм җайланмаларны яңартабыз. Һәм бүген Мәдәният идарәсе карамагында 25 мәгариф учреждениесе эшли. Аларда 11 мең бала шөгыльләнә, үз сәләтләрен ача. Ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: әгәр дә баланың иҗатка омтылышы, сәхнәдә чыгыш ясау теләге бар икән, моны, һичшиксез, хупларга кирәк», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Ул өстәп әйткәнчә, иҗади башлангычлар кешене үзенчәлекле, кызыклы шәхес итү белән бергә, карьера ягыннан да зур уңышларга ирешергә ярдәм итә ала.
«Узган атнада ата-аналар җыелышы узды. Баланың тагын да яхшырак укырга теләген арттыру өчен нинди генә сүз табыйм икән дип уйланасың. Мин улым белән рус теле, әдәбияты укытучысы янында утырганда: «Кайда гына, кем генә булып эшләсәң дә, инша яза белергә кирәк, дип аңлаттым. Мин, мәсәлән, ниндидер проектны яклау өчен хөкүмәт, республика яки федераль дәрәҗәдәге бина коридорлары буйлап атлыйм. Бу һәрвакыт инша язуга тиң. Теләсә нинди очракка яраклаша белү һәм иң катлаулы әйберләрне гади сүзләр белән аңлатып бирү сәләте – болар бар да нәкъ менә мәктәптә үзләштерелә. Калганы тәҗрибә белән киләчәк, дип аңлатырга тырыштым», – дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин гаиләңә вакыт бүлеп бирүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Бездә нормага салынмаган эшләр бик күп, әйтик, ялларда да эшлибез. Әмма гаилә – иң мөһиме. Әгәр гаиләдә тәртип урнаштыра алмыйбыз икән, эштә дә ниндидер нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз», – дип сүзен йомгаклады мэр.
Яңа уку елында укучыларны балалар сәнгать мәктәпләренә фортепиано, кыллы, халык, тынлы һәм бәрмә уен кораллары, хорда җырлау, музыка фольклоры, хореография һәм рәсем сәнгатен дә кертеп, төрле юнәлешләр буенча кабул итәчәкләр. Екатерина Әхмәтшина сүзләренчә, сәнгать мәктәпләрендә укыту түләүле түгәрәкләрдән системалы якын килү белән аерылып тора.
Әлеге белем бирү учреждениеләрендә укучылар академик программа үзләштерә, зачетлар һәм имтиханнар тапшыра, курс тәмамлангач дәүләт үрнәгендәге таныклык ала.
Укытучылар составы профильле иҗади белемле белгечләрдән төзелә. Сәнгать мәктәпләрендә төп программалар буенча бушлай белем бирелә, әмма ихтыяҗ зур булу сәбәпле, укучылар әлеге учреждениеләргә конкурс ярдәмендә кабул ителә: белгечлеккә һәм мәктәпкә карап, бер урынга ике баладан сигез укучыга кадәр дәгъва кыла ала.
Кайбер мәктәпләр балаларны иртә үсеш программасы буенча өч яшьтән үк кабул итә башлый. Укуның дәвамлылыгы сайланган белгечлеккә бәйле, шул ук вакытта укучы 18 яшькә җиткәнче аның укуы тәмамланырга тиеш.
«Минем Казан» порталында яисә мәгариф учреждениеләренең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында гариза тапшырырга һәм үзеңә кирәкле юнәлешләр турында тулы мәгълүмат белергә була.
Бүген Казанда 25 сәнгать мәктәбе эшли, аларга 11 мең бала йөри. Соңгы биш елда әлеге мәктәпләрне капиталь төзекләндерү һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшенә төрле бюджетлардан 500 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Мәдәният учреждениеләре музыка кораллары һәм белем бирү өчен кирәкле җайланмалар белән тулыландырылган. Мәктәпләр базасында җиде оркестр һәм иҗат төркемнәре оештырылган. Алар республика һәм Россия күләмендәге мәдәни вакыйгаларда даими катнашалар.