В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 433 бала тууы теркәлгән: 236 малай һәм 197 кыз.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 55. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 580 һәм 4740 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Ясминә, Милана, Әминә, Әмир, Тимур, Никита, Алиса, Ева, Кирилл һәм Камиль. Сирәк кушылган исемнәр: Леон, Давид, Леона, Лазарь, Әмин, Златослава, Рамзес, Аврора, Назар, Батыр, Евангелина, Лана, Әмирхан.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 314 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң өлкән кияү белән кәләшкә 72 һәм 69 яшь булса, иң яшьләренә 18-әр яшь тулган, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.