В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Калган йортларны «Дом.РФ» фонды төзи
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Ксения Швецова). Бүгенге көндә Казанда 30 йортның 23-ендә алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителгән, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. «ФОН» компанияләр төркеме һәм «Фирма «Свей» ҖЧҖ-нең 2959 фатирга исәпләнгән җиде объекты төзелеп бетмәгән.
Татарстан башкаласында проблемалы объектлар саны кими. Әйтик, узган ел Нокса Авышлыгындагы «Яшьләр» торак комплексында икенче йорт файдалануга тапшырылды, дип искәртте спикер. «2959 фатирлы җиде йорт төзелеп бетмәгән, шул исәптән 1999 фатирлы «Фон» компанияләр төркеменең дүрт йорты һәм 960 фатирлы «Фирма «Свей» ҖЧҖ-нең өч йорты төзелеп бетмәгән», – дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов.
Бу йортларны төзү яңа төзүче – «Дом.РФ» фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Бүлеп бирелә торган акчаларның гомуми суммасы 9 млрд сумга якын, шуларның 6 миллиарды – федераль бюджет өлеше, ә 3 миллиарды – республика өлеше. Төзелешнең техник заказчысы – Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, генераль подрядчы итеп «Ак таш» компанияләр төркеме билгеләнде. «Свея» объектларын төзүне төгәлләүне «Бриз» компанияләр төркеме гамәлгә ашыра.
Әмма 2020 елда шәһәрдә тагын бер проблемалы объект барлыкка килде – Габишев урамындагы «Мелодия» торак комплексы. «Мелодия» торак комплексы төзүчесенә – «ПИК +» ҖЧҖ -нә – федераль фонд тарафыннан ТР Арбитраж судына аны банкрот дип тану турында гариза бирелгән, дип хәбәр итте А.Нигъмәтҗанов.
«Өлешле төзелеш турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бүгенге көнгә объектны төзүне тәмамлау яисә өлешчеләргә тапшыру сроклары тоткарланган очракта, мондый объект проблемалы объектларның бердәм реестрына эләгә», – дип искәртте А.Нигъмәтҗанов. Ул мондый йортларны төзүчеләргә карата банкротлык процедурасы башлануын, ә объектларны төзеп бетерү «РФ Дом.РФ» Федераль фондына тапшырыла, дип өстәде.