Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тротуарларны төзекләндерү буенча эш алып бара.
Фото: Марат Мөгыйнов
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре тротуарларны ремонтлау һәм төзү эшләре алып бара, шул исәптән тротуар һәм юл борт ташлары кую, грунт эшләре, ком катламы һәм вак таштан нигез салу, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Урам участогын «2022 елда Татарстан Республикасында Казан урам челтәре объектларында тузган катламнарны торгызу һәм авария чокырларын бетерү» программасы буенча яңарталар. Проект документларын эшләүче – «Волгапроектстрой» ҖЧҖ, генераль подрядчы – «Главтатдортранс» ДКУ.
Исегезгә төшерәбез, әлеге участокта ремонт эшләре башкару сәбәпле, транспорт хәрәкәте 30 нчы сентябрьгә кадәр чикләнгән.