В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр бушлай һәм атнага ике тапкыр үткәрелә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче октябрь). Казанда «Выбор» проекты үткәрелә, ул балаларга һәм ата-аналарга үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ярдәм итә. Психологик-педагогик озата бару белән дәресләргә атнага ике тапкыр «Игелекле Казан» коворкингы базасында йөрергә мөмкин. Барлык дәресләр дә бушлай.
«Выбор» проекты 10-17 яшьлек балалар өчен булдырылган. Буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту мөмкинлегеннән тыш, дәресләр баланың шәхси ресурсларын ачачак. Барлык дәресләр дә көндезге сәгатьләрдә булачак, төркемгә 10 бала алына. «Выбор» педагогика, психология һәм медицина өлкәсендәге экспертлар белән даими очрашуларны, шулай ук ата-аналар өчен практик семинарларны үз эченә ала.
Тулырак мәгълүматны белү яки язылу +7(987)239-12-17 телефоны буенча яки «Выбор» проектының социаль челтәрләрендә мөмкин.
Проект «Иоанн Кронштадтскийның Хезмәт сөю йорты» белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте» грант конкурсында җиңүче тарафыннан гамәлгә ашырыла.