В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шофер һәлакәт булган урыннан качып китә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казанда 40 яшьлек ир-атны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Юл-транспорт һәлакәте 21-нче сентябрь көнне 21.15 сәгатьтә архитектор Гайнетдинов урамындагы 26-нчы номерлы йорт ишегалдында була.
Авария нәтиҗәсендә зыян күрүченең сул як чигә өлкәсенең йомшак тукымалары зарарлана. Шофер һәлакәт булган урыннан качып китә.
Казан Дәүләт автоинспекциясе шаһитларны түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган ял көннәрендә, 21-нче һәм 22-нче сентябрьдә, Казанда 245 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 7-сендә зыян күрүчеләр теркәлгән. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 7 кеше - 4 җәяүле, велосипедчы һәм 2 пассажир - төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.