В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәяүлеләр кичүендә җәяүлене билгесез машина бәрдерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанның Дәүләт автоинспекциясе кичә, 13 августта, Гагарин һәм Короленко урамнары киселешендә көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
2.00 сәгатьтә билгесез автомобиль, светофорның кызыл уты януга карамастан, туктап тормыйча, 31 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүченең уң як бот сөяге җәрәхәтләнә, ә машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача. Әлеге вакыйга шаһитларын 843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
Узган тәүлек эчендә Казанда барлыгы 157 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 10-сында зыян күрүчеләр бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 581 машина йөртүче һәм 53 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә ЮХИДИ пропаганда төркеме.