Һәлакәт 11-нче сентябрьдә Париж Коммунасы урамындагы 4 -нче номерлы йорт ишегалдында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь). Казанда 79 яшьлек хатын-кызны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Һәлакәт 11-нче сентябрьдә Париж Коммунасы урамындагы 4 -нче номерлы йорт ишегалдында була.
Билгесез автомобиль йөртүчесе ишегалды территориясенә кергәндә пенсионер ханымны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хатын-кызның умыртка баганасының күкрәк бүлегендәге йомшак тукымалары бәрелгән һәм уң як оча-бот буыны имгәнгән. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге юл вакыйгасы шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган ял көннәрендә Казанда 266 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 16-сы зыян күрүчеләр белән - җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле 6 очрак, 9 транспорт чаралары бәрелеше һәм әйләнү. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 18 кеше - 6 җәяүле (шул исәптән бала), 9 пассажир (шул исәптән бала) һәм 3 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.