Һәлакәт 13-нче август иртән Сафьян урамындагы 6-нчы номерлы йорт янында була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда 40 яшьлек җәяүлене бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Һәлакәт 13-нче август 7.30 сәгатьтә Сафьян урамындагы 6-нчы номерлы йорт янында була.
Машина йөртүче артка таба хәрәкәт иткән, җәяүлене бәрдергәннән соң вакыйга урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның умыртка сөягендә бил өлешендәге капсула-бәйләү бүлегенә зыян килгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге хәлнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19 һәм +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искәртә.
Узган тәүлектә Казанда 174 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 5-есе зыян күрүчеләр белән - 4 транспорт чаралары бәрелеше һәм җәяүлене бәрдерү, нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 5 кеше - 3 машина йөртүче, пассажир һәм җәяүле төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.