В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария 18-нче июньдә 21.45 сәгатьтә Вахитов урамындагы 8-нче йорт каршында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь). Казанда 39 яшьлек хатынны бәрдереп китүчеләрне эзлиләр. Авария 18-нче июньдә 21.45 сәгатьтә Вахитов урамындагы 8-нче йорт каршында була.
Йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм җәяүлене бәрдергән, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатынның сул тез буыны имгәнгән, уң кулына зыян килгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуларын сорый: +7(843) 533-38-15 һәм +7(843) 533-38-48.
Узган тәүлектә Казанда 159 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 11-е зыян күрүчеләр белән - 1 җәяүлене бәрдерү очрагы һәм 10 транспорт чарасы бәрелешүе. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 6 машина йөртүче, 5 пассажир һәм җәяүле төрле җәрәхәтләр алган.