Казанда 10—15 августта компьютер спорты буенча Татарстан Кубогы узачак. Ярышларда катнашучылар арасында 100 мең сум уйнатылачак.
Киберспортчыларга Dota 2, Counter-Strike 2 һәм Tekken 8 кебек уеннарда көрәшергә туры киләчәк. Акчалата приздан тыш, җиңүчеләргә компьютер спорты буенча разрядлар да биреләчәк. Иң яхшы уенчылар республика җыелма командасы составына кертү өчен төп кандидатлар булачак.
Программаның барлык төрләре буенча сайлап алу этабы 10—11 август көннәрендә узачак. ТР Кубогының гранд-финалы 15 августта Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк мәйданчыкларының берсендә узачак.
Сайлап алу этабына теркәлү турындагы мәгълүмат белән Россия компьютер спорты федерациясе төбәк бүлегенең рәсми төркемендә
сылтама буенча танышырга мөмкин.