Кирәк була калса, ятаклар саны 2 меңгә кадәр җиткереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында вирусологларны һәм эпидемиологларны халыкка дөрес мәгълүмат җиткерүгә җәлеп итәргә чакырды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков авырулар һәм медицина учреждениеләренең эше турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, COVID-19 дәвалау өчен ятаклар җәелдерү буенча республика медицина учреждениеләрен тикшерүләр тәмамланган. Казанда коронавирус инфекциясен дәвалау өчен меңнән артык ятак һәм ике провизор госпиталь җәелдерелгән инде.
«Бүгенге көндә медицина учреждениеләре эше кискен респиратор-вируслы инфекцияләр һәм үпкә ялкынсынуы булган һәр пациент COVID-19 белән потенциаль авыручы буларак карала. Шуңа бәйле рәвештә ике провизор госпиталь - йогышлы авырулар хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе җәелдерелгән, - дип хәбәр итте спикер. - Провизор госпитальләр базасында авыруларны тикшерү уздырыла, шул исәптән коронавируска лаборатор тикшерү үткәрелә. Клиник лаборатор тикшеренүләр комплексы, авыру агышының авырлыгы нигезендә пациентны алга таба маршрутлаштыру турында карар кабул ителә».
Республика клиник хастаханәсе базасында 60 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен обсерватор җәелдерелгән, аларның һәркайсына мәҗбүри рәвештә күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясе уздырыла.
Хәзерге вакытта Казанда коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен урыннар җитәрлек, гомуми егәрлек 1155 ятак тәшкил итә, дип хәбәр итте В.Жаворонков. «Бу коронавирус кына түгел, барлык үпкә ялкынсынуы һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручыларны дәвалау өчен җитәрлек куәт, - дип аңлатты ул. - Кирәк була калса, үзәк округ өчен суммар куәте 2 мең 51 ятак булган шәһәр һәм республиканың якын районнары учреждениеләре базасында өстәмә куәтләр җәелдереләчәк».
Шул ук вакытта табиблар РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган системалы вебинарларда дистанцион укыту уза, ә Мәскәү медицина учреждениеләреннән табиблар госпитальләр эшен оештыру һәм пациентларны дәвалау тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Казан Мэры шәһәр халкына коронавирус таралу вәзгыяте турында дөрес мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтергә өндәде. «Без белгечләребез - вирусологлар, эпидемиологлар фикере белән эш итәргә тиешбез, алар безгә медицина учреждениеләре эшенә карата гына түгел, ә авыруларны дәвалауга бәйле дә тәкъдимнәр бирсен иде, - диде ул. - Интернетта паника халәте профессионаллар фикеренә караганда тизрәк тарала, без моның өстендә эшләргә тиеш».
Бүгенге көндә Татарстанда авырып китүчеләр саны 73 кеше тәшкил итә, 17-се савыкты. Коронавируска 24 мең тикшерү үткәрелгән, шуларның 12 меңгә якыны - республиканың медицина учреждениеләре лабораторияләрендә.
Казанда 12-нче апрельгә медицина күзәтүе астында шәһәрнең 955 кешесе бар, алар COVID-19 лаборатор расланган очраклар белән элемтәдә торган. 6 мең 550 кешегә медкүзәтү туктатылган. Инфекция тарала башлаганнан бирле 7 мең 505 кеше күзәтү астында булган.
Ил буенча тулаем алганда 11-12-нче апрельдә тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 2 мең 186 яңа очрагы ачыкланган, шуларның 1306-сы - Мәскәүдә. Россиядә зарарланган кешеләрнең гомуми саны 15 мең 770 кешегә җитте, барлыгы 1300 кеше савыкты. Узган атнада Россиядә 5-нче апрельгә авырулар саны 5 мең 389 кеше тәшкил итте, дип искәртте В.Жаворонков.
Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 24 кеше үлде, иң күп үлүчеләр ил башкаласында теркәлгән - 14 кеше. Иң авыр вәзгыять урнашкан Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә хакимиятләр чикләүләрне катгыйландырды, дип билгеләде спикер.
Дөньяда расланган очраклар саны буенча лидер булып АКШ кала - анда 529 мең кеше авырый. Зарарланучылар саны буенча икенче урында - Испания (163 мең кеше), өченчедә - Италия (152 мең кеше), дүртенчедә - Франция (130 мең кеше), бишенче урында - Германия (125 мең кеше).
Пандемия башланган Кытай алтынчы урында - анда 82 мең авыручы исәпләнә. Дөньяда авыручыларның гомуми саны 1 млн 610 мең кешедән артып китә, 400 меңнән артык кеше сәламәтләнде, 108 мең кеше үлде.
Коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефоны эшли: +7(800)222-59-00, шулай ук бөтен мәгълүмат стопкоронавирус.рф сайтында һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтларында урнаштырылган.