Агымдагы елда җәмәгать урыннарында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган һәм ачылган.
Ел башыннан Казанда банк карталарыннан 2513 урлау һәм Интернет челтәре һәм телефон ярдәмендә кылынган 2763 караклык очрагы теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләреннән бер ярым тапкырга күбрәк. Шул ук вакытта «классик» урлаулар, талау һәм һөҗүм итүләр, транспорт урлаулар саны кимеде. Быел Казан полиция хезмәткәрләре 20 мең 281 җинаять теркәгән, бу узган ел белән чагыштырганда 9%-ка күбрәк. Үсеш наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору, миграция һәм икътисад өлкәсендә инициатив ачыкланган җинаятьләр хисабына килеп чыккан. Җиде меңнән артык җинаять ачылган.
Быел Казанда 46 үтерү булган һәм сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян салуның 82 очрагы теркәлгән. Бу җинаятьләрнең барысы да ачылган, бер җинаять эше җинаятьчене эзләү белән бәйле туктатылган.
Казан территориясендә 655 наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 169-ы - сату фактлары. Җинаять җаваплылыгына тартылучылар саны бер ярым тапкырга арткан - 532 кешегә кадәр. Законсыз әйләнештән төрле чыгышлы 46,5 кг наркотик алынган, 20 канал ябылган, шул исәптән 12-се Россия Федерациясенең башка субъектларына транзит белән бәйле.
2020 елда 1138 икътисади җинаять теркәлгән. Алардан гомуми зыян 10 млрд сумнан артык тәшкил иткән, җинаять эшләрен тикшерү барышында 3 млрд сум чамасы кире кайтарылган.
Ел башыннан алкогольнең легаль булмаган әйләнеше өлешендә 258 мең тикшерү уздырылган. Совет районында фальсификацияләнгән алкоголь җитештерү эшчәнлеге чикләнгән, биш мең литрдан артык спиртлы сыеклык тартып алынган. 2147 сәүдә объекты инспекциясе йомгаклары буенча 153 административ беркетмә төзелгән һәм 5 җинаять эше кузгатылган.
Исерек хәлдә кылынган юл-транспорт һәлакәте 4,5 процентка арткан. Гомумән алганда, Казанда барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 88,5%-ы транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган. Алар гаебе белән 24 кеше һәлак булган, 1501 кеше җәрәхәтләр алган. Профилактика эше һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автомат рәвештә теркәү комплексы үсеше аркасында саны сәламәтлеккә зыян китерү белән булган юл-транспорт һәлакәтләре 6,5 %-ка кимегән. Шулай ук балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны да азайган. Үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калды.
Агымдагы елда «Имин шәһәр» һәм «Имин ишегалды» программалары буенча җәмәгать урыннарында урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган һәм ачылган. Бүгенге көндә шәһәрдә барлыгы 12 меңнән артык видеокамера урнаштырылган.