В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңүчеләр «Россиянең спорт мастеры» дигән спорт исеменә ия булачак.
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак. Ярышлар 7 нче майда 9:00 сәгатьтә башлана, ә тантаналы ачылыш 13:00 сәгатьтә була. Ярышларда катнашу өчен бөтен Россиядән джитсерлар чакырылган: 2005 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар (алар джиу-джитсу буенча 1 разрядтан түбән булмаган квалификациягә ия булырга тиеш).
Ярышлар нәтиҗәләре буенча, Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе (ЕВСК) таләпләрен үтәү шарты белән, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында җиңүчеләр «Россиянең спорт мастеры» спорт исемен алу хокукына ия булачак, 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулаучылар «Спорт мастерына кандидат» спорт разрядын ала алачак.
Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Айрат Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты һәм игелекле ихтыяр уеннарына әзерлек буенча СССР җыелма командасы тренерларының берсе (1992, АКШ) булган.