В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчыны җыячак
Бүген Казанда Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 старт ала. Бассейнга илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчы чыгачак. Спортчылар ирекле стильдә 400, 800 һәм 1500 метр арада, шулай ук комплекслы йөзүдә 400 метр арада чыгыш ясаячак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
Казанны «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбенең 13 иң яхшы тәрбияләнүчесе – Камил Газизов, Амалия Гыйззәтуллина, Ярослав Соколовский, Никита Евграфов, Разил Мансуров, Айдар Хәбибуллин һәм «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Үзәк» ФСБ спортчылары – Мария Миронова, Артемий Макарчиков һәм Тимур Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Бу балалар барысы да зур спортның яшь йолдызлары.
Бай спорт программасыннан тыш, тамашачыларны трибуналарда матур шоу: күңел ачу чаралары, конкурслар, интерактив уеннар, шулай ук танылган спортчылар белән автограф-сессияләр көтә, анда һәркем истәлекле фото ясый һәм кумирлары белән аралаша алачак.