В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Икенче турның иң көчле футболчылары Сочида узачак финал уеннарында иң яхшылар исемен яулау мөмкинлеге алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 21 мартта Казанда "Олимпиец" спорт комплексында балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләр командалары арасында футбол буенча "Киләчәк сиңа бәйле" XV Бөтенроссия ачык ярышларының Татарстан этабы узачак. Ярышларда 12-15 яшьлек балалар катнашачак.
Мини-футбол кырында Татарстан Республикасының балалар йортларында һәм интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр ике яшь категориясендә очрашачак: 12-13 яшь һәм 14-15 яшь. Командалар составына малайлар да, кызлар да керә.
Турнирда җиңүче командалар ике яшь төркемендә дә 15-16 апрельдә Волгоградта узачак ярышларның икенче этабына узачак. Икенче турның иң көчле футболчылары Сочида май аенда узачак финал уеннарында иң яхшылар исемен яулау мөмкинлеге алачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.