В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда илнең 26 төбәгеннән 50-дән артык команда катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). 27-нче июньнән 30-нчы июньгә кадәр Казанның Түбән Кабан күлендә беренче тапкыр «Кояшлы регата» инженерлык ярышлары узачак. Уникаль экологик көймәләр белән тизлектә һәм маневр ясау сәләтендә илнең 26 регионыннан 50-дән артык команда ярышачак.
Ярышлар Россиядә 2014 елдан бирле үткәрелә. Инженерлык командалары кояш энергиясе хисабына хәрәкәт итә торган көймәләрнең тизлегендә, маневр ясау сәләтендә һәм чыдамлылыгында көч сынашачак. Элегрәк узышлар Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владивосток, Калининград, Бөек Новгород һәм Грозный шәһәрләрендә узды.
2018 елдан башлап ярышлар беренче тапкыр мәктәп командалары арасында уза башлады, элек «Кояшлы регата»да, нигездә, Россиянең техник югары уку йортлары студентлары катнашты. Шулай ук яңа юнәлеш – кояш батареяларында суднолар-пилотсыз очкычлар ярышы барлыкка килде. Мондый категория Россиянең барлык төбәкләрендә мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү программаларына инновацион технологияләр кертүгә игътибарны җәлеп итү өчен булдырылды, дип хәбәр итә ярышларны оештыручылар.
2019 елда ярышларда тагын бер уникаль номинация – көймәләрнең 3D-моделе тәкъдим ителәчәк.
Мәктәп ярышларында җиңүчеләргә «Кояшлы регата» кубогы – 2018 елда гамәлгә куелган күчмә бүләк тапшырылачак, дип хәбәр итә ярышларны оештыручылар.