В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчылар җиде авырлык категориясендә көч сынашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 25-нче һәм 26-нчы октябрьдә Казанда «Ак Барс» көрәш сарае базасында көрәш буенча XXIV шәхси-команда ярышлары узачак. Аларда бөтен Татарстаннан 45 команда исеменнән 300-дән артык батыр катнашачак.
Спортчылар җиде авырлык категориясендә – 60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг, 130 кг. нан артык авырлык категориясендә җиңү өчен көч сынашачак.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярышларны ачу тантанасы 25-нче октябрьдә 10.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.