Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Крещение төнендә Раифа күленең суын изгеләндерәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). 19-нчы гыйнварда православие динендәгеләр Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үтә. Гадәттәгечә Казан гыйбадәтханәләрендә бәйрәм гыйбадәтләре уза.
18-нче гыйнварда Крещенский сочельникта Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Священномученик Кирилл, Казан митрополиты (Чистай ур., 30) храмында Илаһи литургия кылачак. Гыйбадәт кылу 7.30 сәгатьтә башлана.
Шул ук көнне, 18-нче гыйнварда идарә итүче архиерей Казан шәһәренең Богоявление соборында (Бауман ур., 78) Бөтенроссия төне буе уяу торуны җитәкли. Гыйбадәт 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан епархиясенең матбугат хезмәте.
18-нче гыйнвардан 19-нчы гыйнварга каршы төндә Раифа Богородицкий ирләр монастыренең Троицк соборында Крещение Господне уңаеннан төп бәйрәм гыйбадәте узачак. Гыйбадәт кылу 23.30 сәгатьтә башлана. Литургиядән соң Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Раифа күлендә су изгеләндерү чинын уздырачак.