В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы шулай ук 13 нче февральгә кадәр онлайн-сораштыруда катнаша ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). 9 нчы февраль көнне «Мәскәү» мәдәни үзәгендә Урицкий исемендәге паркта балалар аттракционнарын урнаштыру мәсьәләсе буенча җәмәгать фикер алышулары узачак. Теләге булган һәркем очрашуда катнаша, үз позициясен белдерә һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.
Коронавирус инфекциясе аркасында килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, мәдәни үзәккә керү вакцинация яки авырганны раслаучы QR-код булганда гына мөмкин булачак. Очрашудан туры трансляция Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең Instagram-аккаунтында алып барылачак. Җәмәгать фикер алышулары 18:30 да башлана.
Очрашуга килә алмаган кешеләр өчен онлайн-сораштыру уздырыла, ул 13 нче февраль 23:59 га кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.