Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 11:59

Казанда Минск көннәре узачак

Белоруссия башкаласыннан мэр Владимир Кухарев җитәкчелегендәге зур делегация Татарстанга икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне үстерү өчен килә

Дүшәмбе һәм сишәмбе – 9 һәм 10 июньдә Татарстан башкаласында Минск көннәре узачак. Ике көн дәвамында бизнес-очрашулар, ярминкәләр, спорт һәм мәдәни чаралар уздыру планлаштырыла. Казан Ратушасында «Минск һәм Казан: кардәшлек – үсешнең яңа драйверы» икътисади бизнес-форумы үзәк вакыйга булачак. Анда Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев катнашыр дип көтелә.

Казанга Минск шәһәре Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев киләчәк. Аны эшмәкәрләр, шәһәр хакимияте вәкилләре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре делегациясе озатып йөриячәк.

Дүшәмбе көнне шәһәр Ратушасында «Минск һәм Казан: кардәшлек – үсешнең яңа драйверы» бизнес-форумы узачак, аның кысаларында Белоруссия компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр узачак. Белоруссия республикасының рәсми делегациясе составында инновацион технологияләр, машина төзелеше, электр техникасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе җитештерү, туризм һәм башка тармакларда эшләүче 20 дән артык предприятие вәкилләре көтелә.

Программада шулай ук Белоруссия делегациясенең «Химград» технополисында, Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта һәм республиканың башка предприятиеләрендә булуы каралган.

«Трудовые резервы» стадионында ике шәһәрнең спорт мәктәпләре укучылары арасында футбол матчы узачак.

Минск көннәре мәдәни программасына «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак «Мінск вітае сяброў» концерт программасы һәм «Возрожденный из руин» фотокүргәзмәсе керә.

Моннан тыш, 10 июньнән 15 июньгә кадәр «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә җитештерүче предприятиеләрдән Белоруссия товарлары ярминкәсе эшләячәк.

Татарстан башкаласында Минск көннәре Татарстан Республикасы белән Белоруссия Республикасы арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгыту максатында үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Казан мэры Илсур Метшин һәм Минск Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев шәһәрләр арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Тантана Белоруссия башкаласы Ратушасында узды, анда Илсур Метшин эш визиты белән булды.

Барлык яңалыклар