Халыклар дуслыгы йортында һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында мәдәни-массакүләм программа планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). Казанда 11-21-нче февральдә мари халкы мәдәнияте көннәре узачак. Республиканың мари җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Марий Элдан килгән кунаклар катнашында төрле мәдәни-массакүләм программалар планлаштырылган.
Казанда чаралар Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак. 11-нче февральдә 18.00 сәгатьтә биредә «Марилар» фильмы күрсәтеләчәк.
12-нче февраль 14.00 сәгатьтә Марий Эл Республикасының Звенигово халык осталары йорты белгечләре традицион мари чигүе һәм курчак-сакчы ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Соңрак, 19.00 сәгатьтә биредә Казан марилары милли-мәдәни автономиясенең иҗат коллективлары катнашында «Мирасны саклыйк» дигән музыкаль программа башланачак.
15-нче февраль 12.00 сәгатьтән «Марийская земля – очарование России» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, Марий Эл Республикасы Дәүләт архивы фондларының «У истоков Марийской автономии» архив документлары күргәзмәсе, шулай ук республикага багышланган балалар рәсемнәре конкурсында катнашучыларның күргәзмәсе эшли башлаячак.
18-нче февраль 18.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында «Нити судьбы» фильмы күрсәтеләчәк.
21-нче февраль көнне 18.30 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында «Марий Эл» дәүләт бию ансамбле юбилей программасы белән чыгыш ясаячак, дип хәбәр ителә Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында.
Чараларның тулы программасын сылтама буенча карарга була.