Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2020, 09:49

Казанда инвалидлыгы булган кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча юридик консультация узачак

Чарада катнашу өчен алдан язылу таләп ителә.

Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). Казанда «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте эшләвен дәвам итә. 29-нчы октябрьдә юристлар гражданнарны бушлай кабул итәчәкләр һәм инвалидлыгы булган кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.

Ун елдан артык эшләгән белгеч Илдар Кыямов закон нормалары, хезмәт шартлары, хезмәткәрнең һәм эш бирүченең җаваплылыгы һәм башка нюанслар турында сөйләячәк, шулай ук очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Гражданнарны кабул итү 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 («Яхшы куллар» хәйрия склады) адресы буенча узачак. Катнашу өчен телефоны +7(843)236-65-61 буенча язылырга кирәк. Фондка килгәндә битлектән булу мәҗбүри.

2019 ел башына эшкә яраклы инвалид булган кешеләрне эшкә урнаштыру дәрәҗәсе, уртача Россия күрсәткече 26% булганда, Татарстанда 31%-ны тәшкил иткән, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, фондта шәһәр мәгариф үзәге белән берлектә Президент грантлары фонды ярдәмендә «Инвалид кешеләр һәм аларны озатып йөрүче остазлар өчен «Артель» профориентация укыту-стажировка үзәге» проекты гамәлгә ашырыла. Ул «Мануфактура. Инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри үзбилгеләнү территориясе» проектының дәвамы булды. Проект кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләрне милли сувенирлар тегү һәм текстильне сәнгатьчә бизәүгә өйрәтәләр. Быел катнашучылар өчен өстәмә юнәлешләр барлыкка килде: чүлмәк ясау һөнәрчелеге, гамәли IT-технологияләр, сувенирлар өчен упаковка, остазлык.

Барлык яңалыклар