Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 09:17

Казанда «Урамнар позитивы» бөтенроссия яшьләр фестивале узачак

Ул урам сәнгатенең барлык юнәлешләрендәге профессионалларны берләштерәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 24-25-нче май көннәрендә Казанда «Урамнар позитивы» бөтенроссия урам мәдәнияте яшьләр фестивале узачак. Ул урам сәнгатенең төрле юнәлешләре буенча бөтен илдән профессионалларны җыячак һәм ачык һавада матур концерт белән тәмамланачак.

Фестиваль брейк-данс буенча чемпионаттан башлана, ул 35-нче номерлы лицейның спорт залында (Ахунов урамы, 10а) 24-нче май көнне 10.00 сәгатьтә узачак. Ярышлар барышында Әрмәнстанда узачак брейкданс буенча Time For Kids 5 халыкара чемпионатына сайлап алулар үтәчәк.

Шул ук көнне фестивальнең pre-party оештыру, кунакларны Татарстан башкаласы белән таныштыру һәм алар өчен шәһәрнең парклары һәм скверлары буенча экскурсияләр үткәрү планлаштырыла.

Бөтенроссия урам мәдәнияте фестиваленең төп чаралары 25-нче майда 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Горки-Әмәт урманында узачак. Фестиваль бөтен Россиядән иҗади яшьләр вәкилләрен берләштерәчәк. Чарада Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Алабуга, Йошкар-Ола, Ижевск, Саратов, Ульяновск, Киров, Тольятти, Самара, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән яшь егетләр һәм кызлар катнашачак.

Ярышлар берничә юнәлештә узачак. Бию мәйданчыгында яшьләр брейк-данс, хип-хоп, house dance, шулай ук Best street Show юнәлешләрендә ярышачаклар. Экстрим мәйданчыгында «Маунтин байк», «Роллер спорт» һәм «Беговеллар» юнәлешләре буенча көч сынашачаклар.

«Арт» мәйданчыгында «Граффити», «Рэп» һәм «Урам поэзиясе», спорт мәйданчыкларында «3х3» Red Bull Reign һәм «Өстәл хоккее» юнәлешләре буенча ярышлар узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чара кысаларында инклюзив маркет оештырылачак. Фестиваль ачык һавада концерт белән тәмамланачак, фестиваль турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин.

Барлык яңалыклар