Маршрут Кабан күле ярыннан алып Бауман урамы һәм «Черек күл» паркы аша Горький паркына кадәр узачак.
Фото: Денис Гордийко
Велопарад Кабан күле ярыннан алып Бауман урамы һәм «Черек күл» паркы аша Горький паркына кадәр узачак. Теләүчеләр Кремль яр буе буенча «Касә» янындагы төп чыршы янына һәм «Ак чәчәкләр» бульварына таба маршрутны дәвам итә алачак (тулы маршрут сылтама буенча тәкъдим ителгән).
Велоопарадка кушылу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә чара бергәлегенә керергә, велосипедны бизәргә һәм Кыш Бабай костюмын кияргә кирәк. Костюм таба алмаган кешеләр өчен оештыручыларда берничә запас кием бар.
Кыш Бабайларны җыю Петербург урамында «Кольцо» сәүдә үзәгенең ерак чыгу юлында 13.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар - «Шәһәр проектлары» фондының Казан бүлеге.