Марафонда меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). 14 июльдә Татарстан башкаласында “Төнге Казан-2018” уникаль күңел ачу-спорт узышы үтәчәк. Әлеге ярышның үзенчәлеге – стартның төнге вакытта башлануы. Яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, спортчылар дүрт дистанциянең берсен сайлый ала. Төнге марафонда меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары катнашыр дип көтелә.
Дистанция маршруты Кремль яр буе аша үтә.
Беренче булып, гадәт буенча, балалар ярышачак – 17.00 сәгатьтә җиңел атлетлар 600 м дистанцияне узачаклар, финишка килгән һәркемгә медаль биреләчәк.
Балалар ярышларыннан соң, 22.45 сәгатьтән ярты сәгать ара белән олылар чыгачак: башта 1 км арага түләүсез узышта катнашучылар, аннан соң 5 һәм 10 км арага профессиональ спортчылар чыгачак. Ярышлар төнлә тәмамланачак.
Казанлыларны шулай ук Төнге маскарадта катнашырга һәм марафонга берәр төрле образда килергә чакыралар. Дистанцияне төрле костюмнарда узган спортчылар арасында тамашачылар симпатиясе бүләге уйнатылачак.
Спорт ярышларының рәсми сайтында катнашу өчен теркәлергә һәм “Төнге Казан-2018” ярышлары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.