Күрсәтелгән сәгатьләрдә консультацияне шулай ук кайнар линия телефонының 8 (843) 567-81-69 номеры буенча да алырга була.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 27-нче мартта ТР Иҗтимагый палатасында (Батурин ур., 7а, 136 каб.) сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.
9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр казанлыларның сорауларына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
Күрсәтелгән сәгатьләрдә консультацияне шулай ук кайнар линия телефонының 8 (843) 567-81-69 номеры буенча да алырга була.