Иҗтимагый контроль үзәге әгъзалары шәһәр халкына консультация бирәчәкләр һәм аларның сорауларына җавап бирәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 28 ноябрьдә Казанда Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак. Казанлыларга иҗтимагый контроль үзәге әгъзалары консультация бирәчәк.
Сорау белән үзәк белгечләренә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак: Батурин ур., 7а, каб.136. Моннан тыш, кабул итү көнендә кайнар линия телефоны эшләячәк: (843) 567-81-69, дип хәбәр иттеләр ТР Иҗтимагый палатасында.