Спортчылар биш авырлык категориясендә көч сынашачак
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Казанда бокс буенча «Җиңү Кубогы» бөтенроссия турнирының ярымфинал уеннары узачак. Матчлар туры эфирда күрсәтеләчәк.
Шимбә көнне, 8 нче июльдә, «Кама» һәм «Мәскәү», шулай ук «Ленинград» һәм «Кавказ» командалары ярышачак. Ярышлар профессиональ бокс форматында 58, 65, 73, 80 һәм 86 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.
Көрәш формуласы — өч минуттан торган дүрт раунд. Судьялар язуларында очколар тигез булган очракта, көрәштә җиңү соңгы раундта иң яхшы булган боксерга бирелә, дип ассысызыкладылар ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.