Ярышларга республика шәһәрләре һәм районнарыннан 2001 елда туганнардан өлкән булмаган катнашучылар кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче февраль). 21-24-нче февраль көннәрендә Казанда 10 һәм 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, 16 һәм 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында рус шашкасы буенча Татарстан беренчелеге узачак. Ярышлар олимпия резервының Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбендә узачак.
Катнашу өчен 2001 елда туганнардан өлкән булмаган катнашучылар чакырыла. Моның өчен оештыру комитетына тутырылган анкетаны һәм туу турында таныклык күчермәсен тапшырырга кирәк. Катнашучыларны теркәү 14-нче февральдән 20-нче февральгә кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, 21-нче февральдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр мәктәпнең спорт-массакүләм бүлегендә яки электрон почта аша үткәрелә: zayaxka-kazan@bk.ru.
Ярышлар катнашучылар санына карап, Швейцария яки түгәрәк системасы буенча узачак. Җиңүче җыелган очколар суммасы буенча билгеләнәчәк.
Турнирны ачу 21-нче февраль 13.00 сәгатькә планлаштырылган, нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү 24-нче февраль 13.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Шашка федерациясе.