Анда илнең 44 төбәгеннән 250 спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы декабрь). 6-12-нче гыйнварда Казанда бильярд спорты буенча Россия беренчелеге узачак. Анда илнең 44 төбәгеннән 250 спортчы катнашыр, дип көтелә.
«Ирекле пирамида» дисциплинасында 13 яшькә кадәрге спортчылар һәм 13 яшьтән алып 16 яшькәчә егетләр һәм кызлар, «Катнаш пирамида» дисциплинасында 16 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашачак.
Гыйнвар ярышларында катнашучылар арасында дөнья чемпионнары Артем Балов (Санкт-Петербург) һәм Элина Нагула (Мәскәү), спорт мастерлары Константин Мишатин (Хабаровск), Антон Виноградов (Ковров), Максим Зверев (Санкт-Петербург) һәм башкалар булачак. Үз мәйданында үтәчәк турнирда Казаннан 4 спортчы катнаша: Михаил Плеханов, Даниэль Антонов, Евгений Биктаһиров һәм Диана Халикова.
Ярышларны ачу тантанасы 6-нчы гыйнвар 10.30 сәгатьтә «Аристократ» бильярд клубында (Патрис Лумумба ур., 47а) узачак.
Төп этап уеннары 6-10-нчы гыйнвар 11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак, финал этабы уеннары 10-12-нче гыйнвар көннәрендә 10.00 сәгатьтән башланачак.
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 12-нче гыйнварда булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.