Ярышларда 2008-2009 елларда туган 100-дән артык спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). 14-нче декабрьдә бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча Казан ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышларда 2008-2009 елларда туган 100-дән артык спортчы катнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә була. Татарстан, Идел буе округы, Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары – федерациянең танылган спортчылары катнашуы планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.