Анда Россия һәм башка илләрдән өч мең укучы һәм студент катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 11 февральдә Казанда студентлар һәм мәктәп укучылары арасында сервис, туризм һәм кунакханә эше буенча бөтенроссия олимпиадасын ачу тантанасы узачак. Анда Россиянең 76 төбәгеннән, шулай ук Казакстаннан һәм Армениядән өч меңгә якын кеше катнашачак.
Җиңү өчен 132 югары уку йортыннан, 81 урта уку йортыннан, шулай ук 216 урта мәктәп укучылары көрәшәчәк. Конкурс сынаулары "Казан милли тикшеренү технология университеты" (КНИТУ), Татарстан Республикасында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты базасында узачак.
Олимпиада сәләтле яшьләрне тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итәчәк, сервис, туризм, кунакханә эше, география, җәмгыять белеме һәм тарих, шулай ук урта һәм югары белем бирү юнәлешләре буенча белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттырачак, дип саный оештыручылар.
Олимпиада ачылышы 11 февральдә түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 68. Чара 13.45 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге.