В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен гаризаны 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге вокалистлар җибәрә ала.
Фото: Денис Гордийко
Гаризаны 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге катнашучылар бирә ала. Моның өчен конкурс сайтында анкета тутырырга һәм студиядә яздырылган ким дигәндә 2 җырны беркетергә кирәк. Аларның берсе рус телендә булырга тиеш. Анкеталар 15 нче майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән конкурсның нигезләмәсендә танышырга мөмкин.
Сайлап алу турлары Россиянең 8 федераль округында узачак, ярымфинал һәм финал көзен Мәскәүдә үтә. Җиңүчеләрне һәм призерларны «Бәллүр дулкын» статуэткалары, дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.
Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Популяр музыка академиясе» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрә. Иҗади ярыш яшь вокалистларның иҗади үсешенә ярдәм итә һәм аларга профессиональ үсештә булыша.