Килүчеләр әйберләр сатып ала, лекцияләр тыңлый һәм хуҗасыз хайваннарны ашата ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 14-нче һәм 15-нче сентябрьдә Казан ярминкәсендә көзге Open Space Market фестивале узачак. 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр килүчеләр Россиянең яшь дизайнерларыннан эшләнмәләр сатып ала, лекцияләр тыңлый һәм хуҗасыз хайваннарны ашата алачак.
Маркетта кием-салым, аксессуарлар, бизәнү әйберләре, декор, интерьер предметлары, Россиянең яшь дизайнерларыннан уенчыклар тәкъдим ителәчәк.
Барлык теләүчеләр мастер-классларда һәм йога, медитация буенча лекцияләрдә була, шулай ук SMM турында актуаль белемнәр туплый алачаклар.
Фуд-корт зонасында килүчеләр өчен төрле ризыклар әзерләнгән, алар арасында кайнар ашлар, кебаблар, пилмәннәр дә бар.
Биредә шулай ук хуҗасыз хайваннар өчен азык җыю да узачак. Кунаклар фестивальгә лотокларны тутыру өчен сеңдергечләр яки ярма алып килә алачак.
Пульт артында бәйрәм атмосферасын диджейлар тудырачак, дип хәбәр итә оештыручылар.