Биредә «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батула, шулай ук танылган Литва музыкантлары чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанда һәм Мәскәүдә «МузТранзит: Көнчыгыш-Көнбатыш» Халыкара музыка фестивале уза: Ул төрле концертлар, иҗади очрашулар һәм конференцияләр үткәрүне күздә тота һәм композитор София Гобәйдуллинаның туган көненә багышлана.
Чираттагы концерт иртәгә Казанда Татарстан Композиторлар берлеге залында узачак. Концерт программасына София Гобәйдуллинаның композитор Германиягә күчкәннән соң иҗат ителгән беренче әсәрләреннән берсе – скрипка һәм фортепиано өчен «Канатта биюче»се кергән. Әлеге әсәрне башкару үзенең музыканы хореографик күзаллавын тәкъдим итәчәк биюче - «Алтын битлек» Милли премиясе лауреаты, хореограф Нурбәк Батулланың чыгышы белән үрелеп барачак.
Концертта шулай ук Литва композиторларының камера ансамбле – скрипка һәм фортепиано өчен язылган әсәрләре яңгыраячак. Алар арасында Витаутас Баркаускасның «Соната»сы, Освальдас Балакаускасның The Rain for Krakow әсәре, шулай ук Литва композиторы Витаутас Германавичусның соңгы әсәрләренең берсе Thread of Sound above The Water бар. Аларны танылган Литва музыкантлары – Литва Музыка һәм театр сәнгате академиясе профессоры Ингрида Армонайте, сәнгать белеме докторы, Литва Музыка һәм театр сәнгате академиясе укытучысы Индре Байкштите башкарачак.
«МузТранзит: Көнчыгыш-Көнбатыш» фестивале 21-31-нче октябрьдә һәм 18-нче ноябрьдә уза. Аны Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге, Израиль, Швейцария һәм Литва илчелекләре, ProHelveti мәдәният буенча Швейцария Советы, Мәскәүдәге Гете-Институт, Литва мәдәният институты һәм Казанның Мәдәният идарәсе оештыра.
Концерт 29-нчы октябрь 18.30 сәгатьтә Татарстан Композиторлар берлеге залында, Лобачевский ур., 10 адресы буенча узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.