Анда табигый газ белән йөрүче транспорт чаралары йөртүчеләре генә түгел, җиңел атлетлар да катнашачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь). «Ел трегы» халык узышы 18 нче сентябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр узачак. Тантаналы старт 21 нче сентябрьдә 16:00 сәгатьтә бер үк вакытта биш шәһәрдә – Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Краснодар һәм Томск шәһәрләрендә узачак.
Беренче тапкыр ярышта табигый газ белән йөрүче транспорт чаралары йөртүчеләре генә түгел, җиңел атлетлар да катнашачак. Проект экология һәм спорт темаларын берләштерүгә, шулай ук метанны иң куркынычсыз ягулык буларак популярлаштыруга исәпләнгән. «Ел трегы» 66 төбәкне берләштерәчәк.
Йөгерүдә җиңүчеләр һәм призерлар призлар алачак. Бүләкләү 1 нче ноябрьдә Петербург халыкара газ форумында узачак.