В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерттан тыш фестиваль программасында өстәл уеннары, фотосессияләр булыр дип көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). 16-нчы августта Казанда урам мәдәниятенә багышланган «Кайнау ноктасы» музыка фестивале узачак. Шәһәрлеләр Казанның популяр төркемнәренең җанлы чыгышларын тыңлый, шулай ук төрле интерактивларда катнаша алачаклар.
Концерттан тыш фестиваль программасында өстәл уеннары, фотосессияләр булыр дип көтелә.
«Кайнау ноктасы» фестивале «Алафузов фабрикасы» лофтында (Гладилов ур., 55) була, 19.00 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдән таба аласыз.