24-нче июнь көндез һава +23 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Якындагы тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә-нче, 24 июнь көндез кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Көньяк-көнбатыштан искән уртача җил чәршәмбе көндез төньяк-көнбатышка авышачак. Бүген төнлә һава температурасы +11-13 градустан да түбән төшмәячәк, көндез синоптиклар +21-дән +23 градуска кадәр җылылык фаразлыйлар.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Көндез аерым районнарда яшен көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчәчәк, тизлеге уртача, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчәю ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы +8-13 градус тәшкил итәчәк, көндез +20-25 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.