18 яшьтән 35 яшькә кадәр теләүчеләр катнаша ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь). А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге «ПЛАТФОРМА» яшьләр инициативалары проектында катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Проектның максаты – Казан шәһәре предприятиеләренең яшь белгечләрен үстерү һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру өчен интеллектуаль-күңел ачу мәйданчыгы булдыру.
Яшьләр инициативалар проекты өч этаптан тора:
I этап – команда формалаштыручы «КОРПОРАТ» уены, ул 8 нче ноябрьдә узачак.
II этап – «КВИЗ» интелектуаль-күңел ачу уены, ул 9 нчы ноябрьдә узачак.
III этап – Казан шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшь белгечләре арасында «ҺӨНӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫСЫ – 2023» проектлар конкурсы, ул 10 нчы ноябрьдә узачак.
Оешманың барлык этапларда катнашуы мәҗбүри, I һәм II этапларда катнашучылар кабатлана алмый. 18 яшьтән алып 35 яшькә (кертеп) кадәргеләр катнаша ала, гаризалар 16 нчы октябрьгә кадәр кабул ителә.
Конкурсның шартлары турында тулырак мәгълүматны монда табып була.