Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2019, 14:04

Казанда «Балачак иле» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак

Шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дөнья һәм Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган 20 номер күрсәтәчәкләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 22-нче майда Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Балачак иле» шәһәр балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Анда шәһәрнең 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 4 яшьтән 7 яшькәчә 200-дән артык бала катнашачак.

Фестиваль 2 этапта узды. Апрель аенда район балалар иҗаты фестивальләре үтте. Анда Казанның 146 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 140 иҗади номер белән 1325 бала катнашты. Фестиваль жюрие гала-концертта катнашучыларны сайлаганда башкару осталыгы дәрәҗәсен, сюжетның композиция төзелешен, музыка мәдәнияте дәрәҗәсен, бию композициясенең катлаулылыгын, артистлыкны, оригинальлекне, сайлау костюмының образга туры килүен, музыкаль бизәлешне исәпкә алды.

Иртәгә узачак гала-концертта шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дөнья һәм Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган 20 номер күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, Казанның «Балачак иле» балалар иҗаты фестивале 2004 елдан бирле ел саен үткәрелә.

Барлык яңалыклар

Казанда «Балачак иле» балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 22-нче майда Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Балачак иле» шәһәр балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Анда шәһәрнең 25 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 4 яшьтән 7 яшькәчә 200-дән артык бала катнашачак. </p> <p> Фестиваль 2 этапта узды. Апрель аенда район балалар иҗаты фестивальләре үтте. Анда Казанның 146 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 140 иҗади номер белән 1325 бала катнашты. Фестиваль жюрие гала-концертта катнашучыларны сайлаганда башкару осталыгы дәрәҗәсен, сюжетның композиция төзелешен, музыка мәдәнияте дәрәҗәсен, бию композициясенең катлаулылыгын, артистлыкны, оригинальлекне, сайлау костюмының образга туры килүен, музыкаль бизәлешне исәпкә алды. </p> <p> Иртәгә узачак гала-концертта шәһәрнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дөнья һәм Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган 20 номер күрсәтәчәк, дип хәбәр иттеләр Мәгариф идарәсендә. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, Казанның «Балачак иле» балалар иҗаты фестивале 2004 елдан бирле ел саен үткәрелә. </p>