Җиңүчеләр 8-нче июльдә билгеләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан ТР башкаласының паркларында һәм скверларында ясалган гаилә фоторәсемнәре фотоконкурсы узачак. Иң яхшы фотографларга бүләкләр биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен Insragram социаль челтәренә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә эшләнгән гаилә фотографиясен урнаштырырга кирәк. Фотоны #любимыевпарках хештегы белән билгеләргә кирәк. Конкурс 8 июль 10.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе социаль челтәрендә.